ФЭНДОМ


Баллада - (итальянча: бию) - лиро-эпик поэзиянең хикәяләү характерындагы бер төре.

ТасвирламаҮзгәртү

Балладага сюжетлылык хас, аның үзәгенә драматик, фантастик хәлләр, гадәттән тыш вакыйгалар салына. Күп кенә балладалар тарихи фактларга, легендаларга, риваятьләргә нигезләнә, шуңа мөнәсәбәттә ул бәхетсез мәхәббәт, сугыш, үч мотивларын үз итә. Бу жанрга җанлы һәм җансыз табигатьне, әйберләрне кешеләштерү, сынландыру, геройлар белән бәйле вакыйгаларны чиктән тыш арттыру, аларның батырлыгын яки үлемен югары күтәрү хас.

Баллада, башка лиро-эпик әсәрләргә караганда, каршылыкның үткен булуы белән аерыла. Каршылыкка, кагыйдә буларак, каршы позициядә - уңай һәм тискәре якларда торучы геройлар керә һәм ниндидер зур төшенчәләр, ышанулар, идеяләр бәяне аңлатуга хезмәт итә.

Композицион яктан балладаларда кабатлау алымы еш кулланыла, сурәтләү чараларының да кабатлау белән бәйлеләре ешрак очрый.

ТарихҮзгәртү

Баллада урта гасырларда француз халык бию җырларыннан үсеп чыга, алар башта мәхәббәткә багышланган була. Франциядә, соңрак Италиядә киң тарала. Данте һәм Петрарка иҗатларында югары үсеш ала.

16 йөзнең икенче яртысыннан алып барлык Аурупа әдәбиятларына англо-шотланд халык балладасы көчле тәэсир ясый. Аның эчтәлеге канлы үч һәм бәхетсез мәхәббәт мотивларыннан, тарихи күренешләр һәм легендалардан (мәсәлән, Робин Гуд турында) гыйбарәт була. Баллада сюжетлылык һәм драматик яңгыраш ала, халыкчан мотивлар белән сугарыла. Инглиз (Роберт Бёрнс, Т.Чаттертон, С.Колдридж), ), немец (Фридрих Шиллер, И.Гёте, Генрих Гейне), рус (В.Жуковский) һәм башка әдәбиятларында балладаның моңсу , ямансу, төшенке характердагысы активлаша. Александр Пушкин, Михаил Лермонтов, Валерий Брюсов һәм башкалар поэзиясендә балладаның сюжетлы шигырь булу хиссияте ачык чагыла.

Татар балладаларыҮзгәртү

Атаклы татар балладаларына Муса Җәлилнең "Сандугач һәм чишмә", Фатих Кәримнең "Үлем уены", Әхмәт Фәйзинең "Кара таш ник дәшми?", Әхмәт Давыдовның "Малайлар турында баллада", Гамил Афзалның "Мыштыбый", Әдип Маликовның "Таң батыр", Резедә Вәлиеваның "Бала мәхәббәте турында баллада", Зөлфәт "Вәгъдә" әсәрләрен кертергә мөмкин.


ЧыганакҮзгәртү

  • Әдәбият белеме сүзлеге. - Казан, 1990
  • Гильманов Г. Татарская баллада. - Казань, 1989.
  • Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге.Казан, 2007