Әдәбият вики
Advertisement

Биография (грекчадан: "тормыш" һәм "язам" дигән сүзләрдән) - кемнең дә булса тормыш юлын язу. Әдәбиятта биографиянең берничә төре бар:

  • Фәнни
  • Нәфис
  • Тулы (академик)
  • Популяр

Реаль, фактик материалларга (басма яки архив документларына, фото-кино документлар, вакытлы матбугаттагы материаллар, истәлекләргә) таянып кеше тормышының тулы картинасын тудыру зур әһәмияткә ия. Биография кеше шәхесенең формалашу процессын, аның характерын, иҗат һәм иҗтимагый эшчәнлеген аңларга, шәхес һәм чор-җәмгыятЬ бәйләнешләрен күзалларга ярдәм итә. Зур шәхесләрнең - революционерлар, дәүләт эшлеклеләре, фән һәм сәнгать өлкәсендәге күренекле кешеләрнең тормышы югары үрнәк, көчле тәрбия коралы да булып тора.

Әдәбиятта биография Жанрының чыганаклары борынгыдан ук килә. Урта гасырда ул изгеләр тормышын сурәтләүгә багышланган. Яңарыш чорында исә кешенең индивидуаль сыйфатларына, эчке дөньясына игътибар арткан чорда - биографик әдәбият аеруча үсеп китә; иҗади шәхесләр, рәссамнар,осталар тормышына багышланган әсәрләрдә шул чор күренешләре тасвирлана.

Шулай ук кара[]

Төркем:Проза Төркем:Әдәбият Төркем:Биография

Advertisement