ФЭНДОМ


Габделхәй Сабитов
Тугач бирелгән исем:

Габделхәй Вәли улы Сабитов

Туу датасы:

28.06.1931

Туу урыны:

ТР, Минзәлә районы, Югары Текермән

Үлем датасы:

29.10.1995

Үлем урыны:

Казан

Ватандашлык:

Русия

Эшчәнлек төре

язучы, драматург, шагыйрь

Иҗат итү еллары

1960-1995

Жанр

поэзия, проза, драма,

Иҗат итү теле

Татар, урыс телләре

Дебют

1963

Габделхәй Вәли улы Сабитов - татар язучысы, шагыйре һәм драматургы

БиографияҮзгәртү

Габделхәй Сабитов 1931 елның 28 июнендә Татарстанның Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында туган. 1949 елда Күзкәй урта мәктәбен тәмамлауга ук, унсигез яшеннән төрле авыл мәктәпләрендә укыта башлый. Беренче шигырьләре Минзәлә район газетасы "Ленин байрагы" битләрендә басыла. 1956 елда М.Горький исемендәге Мәскәү әдәбият институтына укырга керә. 1960 елда, сәламәтлеге какшау сәбәпле, укуны ташлап, Казанга кайтырга мәҗбүр була.

1960 - 1965 елларда Габделхәй Сабитов Казан телевидение студиясендә әдәби-драматик тапшырулар буенча өлкән редактор, аннан республика балалар журналы "Ялкын" редакциясендә әдәби бүлек мөдире булып эшли. 1965 елда "Чаян" журналына күчә, анда башта фельетончы, соңыннан, 1968 -1970 еллар арасында журналның җаваплы сәркатибе вазифасын башкара. 1970 елдан исә бары әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Габделхәй Сабитовка, ни кызганыч, озак иҗат итәргә язмый. Ул 1995 елның 29 октябрендә Казанда вафат була. Аны туган авылында күмәләр.

Габделхәй Сабитов 1976 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы була.

ИҗатҮзгәртү

Габделхәй Сабитов татар телендә хикәяләр, шигырьләр һәм драмалар иҗат итә. Шулай ук ул чит ил әсәрләрен дә татар теленә тәрҗемә итү белән шөгыльләнгән була.

Басма китапларҮзгәртү

ТатарчаҮзгәртү
  • Туган җир туфрагы. - Казан: ТКН., 1963.
  • Үлемсез Акылгали. - Казан: ТКН., 1964
  • Карурманның күзләре бар. - Казан: ТКН., 1975
  • Чулпан таңны уята. - Казан: ТКН., 1979
  • Тармаклы яшен. - Казан: ТКН., 1981
  • Айбаш. - Казан:ТКН., 1982
  • Урман кызы Таңсылу. - Казан: ТКН., 1991
  • Кайнар туфрак.- Казан: ТКН., 2001
Урыс телендәҮзгәртү
  • Айбаш. (Перевод Р.Кутуя.) - Казань:ТКИ., 1962
  • Лесная фантазия. (Перевод Р.Кожевниковой.) - Казань: ТКИ., 1993

ЧыганакҮзгәртү

  • Мәйдан.Чаллы" №6/2003 (Г.Сабитовка багышланган сан)