ФЭНДОМ


Лирика - әдәбиятның төп өч төреннән (эпос, лирика, драма) берсе. Кешенең тормышын һәм ул катнаша торган вакыйгаларны хикәяләүче эпостан, тормышны кешеләрнең эш-хәрәкәтләре һәм кичерешләре аша чагылдыручы драмадан лирика кешенең кичерешләрен, аның тормыштагы теге яки бу хәлләргә бәйләнештә туган уйларын һәм хисләрен тасвирлау белән аерыла.

Кешенең лирикада ачылган рухи дөньясы аша без ул кешене дә, аның кичерешләрен дә күз алдына китерәбез.

Шулай ук караҮзгәртү