ФЭНДОМ


Мәсәл - аллегорик характердагы, ягъни читләеп әйтүгә, кинаягә корылган гыйбрәтле, акыл-әхлак өйрәтүле кечкенә хикәя.

Төп сыйфатларҮзгәртү

Мәсәлнең жанр сыйфатларын билгеләгән төп сыйфатлар:

  • Сюжетлылык, вакыйганың кыска һәм җыйнак, билгеле бер фикер әйтү өчен үткенәйтелгән булуы.
  • Аллегориягә, кинаягә корылу. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, билгеле бер мораль сыйфатларны гәүдәләндерү өчен, кагыйдә буларак, персонажлар итеп хайваннар, җәнлекләр, балыклар, кошлар, үсемлекләр сурәтләнә. Кайчагында җансыз предметлар алына.
  • Вакыйгалардан килеп чыга торган әхлакый нәтиҗә - мораль. Ул мәсәлнең башында я азагында бирелә. Әсәрдән чыга торган фикер ап-ачык аңлашылып тора икән, моральнең булмавы да мөмкин. Төп фикер идея-әхлакый, сатирик һәм ироник характерда була

ТарихҮзгәртү

Мәсәл - бик борынгы жанр. Ул үзенең тарихи үсешендә төрле этапларны үткән. Баштарак ул сөйләмдә гади мисал, чагыштыру буларак кулланыла. Алга таба иҗтимагый тормышта теге яки бу катлаулы ситуациядән чыгу юлын күрсәткән өйрәтмә, киңәш рәвешендә мөстәкыйльлек ала, борынгы грек әдәбиятында Эзоп, Рим әдәбиятында Федр иҗатында, Көнбатыш Аурупада һәм Азия илләрендә үстерелә. Атаклы осталары Лафонтен һәм Иван Крылов иҗатында чын мөстәкыйль, чын поэтик мәсәл югарылыгына күтәрелә. Иван Крылов мәсәлдә лирика, эпос, драма элементларын синтезлаштыра.

Татар мәсәлләреҮзгәртү

Татар әдәбиятында мәсәл борынгы дәверләрдән үк кулланылып, 19 йөздә, мәгърифәтчелек дәверендә, активлашып китә, 20 йөз башында Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури иҗатында үсеш ала.

Әхмәт Исхак, Габдулла Шамуков һәм башкалар бу жанрны яңа эчтәлекле әсәрләр белән баеттылар.

Шулай ук карагызҮзгәртү