ФЭНДОМ


Нияз Акмал
[[Файл:Нияз Акмал01|
200px|
Фотография]]
Тугач бирелгән исем:

Нияз Рәшит улы Акмалов

Псевдоним:

Нияз Акмал

Туу датасы:

14.02.1954

Туу урыны:

ТР, Сарман районы, Катыш-Каран

Үлем датасы:

11.08.2007

Үлем урыны:

Казан, туган авылында җирләнде

Ватандашлык:

Русия

Эшчәнлек төре

шагыйрь, язучы,

Иҗат итү еллары

1971 ел - х.в.

Жанр

Шигърият, Проза,

Иҗат итү теле

Татар, урыс телләре

Дебют

1986 ел

Нияз Акмал (Нияз Рәшит улы Акмалов) - татар шагыйре һәм прозаигы.

БиографияҮзгәртү

1954 елның 14 февралендә Татарстанның Сарман районы Катыш-Каран авылында укытучы гаиләсендә туган. Әтисе сугыш ветераны Рәшит Әкмәлетдин улы математика, әнисе Хәлимә Шиһап кызы татар теле һәм әдәбияты укытучылары була. Нәкъ менә әнисенең тәэсирендә Нияз башлангыч мәктәптә укыганда ук иҗат итә башлый, шигырьләре район газетасында, соңрак республиканың үзәк матбугатында һәм яшь язучыларның күмәк җыентыкларында басылып чыга.

1971 елда туган авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, Н.Акмал Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Студент елларында Казанның әдәби тормышына актив кушылып, шигырьләре, хикәяләре, публицистик язмалары белән "Татарстан яшьләре", "Cоциалистик Татарстан" газеталарында, "Идель" альманахында, "Азат хатын" журналында даими катнаша килә.

1976 елда университетны тәмамлагач Нияз Акмал берникадәр вакыт Балык Бистәсе районы радиосында җирле тапшырулар мөхәрире булып эшли. 1976 елның көзендә Татарстан Язучылар берлеге оештырган яшь иҗатчылар семинарында аның шигырьләре һәм хикәяләре уңай бәя ала. 1977 елның көзеннән Н.Акмал Казан шәһәрендә төпләнеп яши. Башта Татарстан китап сөючеләр җәмгыятендә инструктор-методист булып эшли. 1979 елда "Яшь Ленинчы" газетасына эшкә күчә. 1987 елның декабреннән "Казан утлары" журналының проза бүлеге мөхәрире хезмәтендә. 1991-1994 елларда "Татарстан хәбәрләре" газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли, 1995 елдан "Мәдәни җомга" газетасында әдәби бүлек җитәкчесе булып тора.

Нияз Акмал 2007 елның 11 августында 53 яшендә вафат булды.

1988 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы иде

ИҗатҮзгәртү

1986 елда Нияз Акмалның лирик һәм публицистик шигырьләре тупланган "Учак" исемле беренче мөстәкыйль җыентыгы басылып чыга. 1988 елда нәшер ителгән "Үз урамым" җыентыгы Татарстан Милли китапханәсенең еллык конкурсында "иң күп укылышлы китаплар" исемлегенә керә.

Нияз Акмалның тәрҗемә өлкәсендә һәм юмор-сатира буенча хезмәтләре бар.

Басма китапларҮзгәртү

Нияз Акмал02

"Күзләремнең төсе үзгәрмәде" китабы

  • Учак: Шигырьләр һәм поэма. - Казан:ТКН., 1986. - 48 б. - 1700
  • Үз урамым: Повестьлар. - Казан: ТКН., 1988. - 112 б. - 30 000
  • Килер бер көн: Шигырьләр һәм балладалар. - Казан: ТКН., 1989. - 112 б. - 6400
  • Күгәрчен сөте: Повесть, хикәяләр. - Казан: ТКН., 1993. - 272 б. - 11 000.
  • Бохара мачысы: Кыйссалар. - Казан: ТКН., 1999. - 128 б. - 3000
  • Татар баянчылары. - Казан: Мәгариф, 1995. - 207 б.
  • Күзләремнең төсе үзгәрмәде: Поэмалар, шигырьләр, балладалар. - Казан:ТКН., 2004. - 207 б.

Әдип турындаҮзгәртү

  • * * *

" Нияз Акмалов шигырьләрендә тарих бар, мәхәббәт бар, гражданлык мотивлары бар. Ул хәтта бер үк вакытта романтик та, реалист та. Ул ярата да, нәфрәтләнә дә, ул мәгърур эндәшә дә һәм бер үк вакытта үксеп елый да...Нияз үз шигъри фикерен махсус настроенигә, махсус фикерләү тибына гына яраклаштырып бирми. Ул моңлана, хисләнә, чын табигатендәгечә яшәп, янып яза" .

Галимҗан Гыйльманов, язучы. 1988

СылтамаларҮзгәртү