ФЭНДОМ


Новелла - (итальянча: хикәя, повесть) - хикәя жанрының хосусый бер төре, кечкенә күләмле жанр формасы. Новелланы мөстәкыйль жанр, яисә, киресенчә, хикәянең синонимы гына итеп карау очраклары да бар. 13-14 гасырларда Италия әдәбиятында хикәяләрне новелла дип атап йөрткәннәр. Мәсәлән, Джованни Бокаччиның мәшһүр "Декамерон" әсәре йөз новелладан гыйбарәт. 19 гасырда Аурупа әдәбиятында хикәя һәм новелланы аерыбрак карый башлыйлар.

ҮзенчәлекләрҮзгәртү

Новелла күләме ягыннан кыска хикәя белән туры килсә дә, аның структурасында үзенә генә хас үзенчәлекләр бар. Новелла беренче чиратта характерларның эш-гамәлләренә нигезләнә, анда мәгънәле, тыгыз, еш кына очракта гадәттән тыш вакыйга, ситуация сурәтләнә; вакыйга барышында көтелмәгән борылыш һәм шуннан соң ук килгән чишелеш, композицион җыйнаклык, сюжет аныклыгы зас. Җәенке һәм җентекле психологик характеристика урынына геройларның эчке дөньясы күбрәк аларның эш-хәрәкәтләре аша ачыла. Мондый сыйфатлар новелланы драмага якынайта.

Татар әдәбиятында новеллаҮзгәртү

Татар әдәбиятында иң оста новеллачы булып Шәриф Камал санала. Татар әдәбиятында новеллага тартым әсәрләр күбесенчә хикәя дип атала.

Шулай ук караҮзгәртү