ФЭНДОМ


Ода - (грекча: җыр) - типологик яктан татар һәм Көнчыгыш әдәбиятыларындагы мәдхиягә якын торган лирик жанр. Ул шатлыклы, иҗтимагый яктан әһәмиятле, тантаналы вакыйгалар уңае белән иҗат ителгән. Анда кешеләрнең кылган эш-гамәлләре, батырлыклары макталган. Күп кенә одаларның үзәгендә - билгеле затлар, хөкемдарлар.

Оданың ватаны - Борынгы Греция. Биредә әүвәл музыка коралларына кушылып хор белән башкарыла торган теләсә нинди лирик шигырьне ода дип атаганнар. Бераздан бу термин тантаналы, патетик рухлы тезмә әсәрләргә карата кулланыла башлаган.

Шулай ук караҮзгәртү