ФЭНДОМ


Очерк - авторның үз күзе белән күргәнне тасвирлап, сөйләп чыгаруга корылган прозаик документаль эпик жанр.

Очерк кешеләрнең аерым сыйфатларын, табигать күренешләрен сурәтләү белән генә чикләнми, перснажларның эш-хәрәкәтләрен, уй-фигыльләрен, үзара мөнәсәбәтләрен дә сурәтли. ==Үзенчәлекләр== Повесть жанры бер-бер артлы килүче вакыйгаларның үзара эзлеклелегенн саклый, берсен икенчесеннән китереп чыгара, бер вакыйганы икенчесе дәвам итә. Повестьтән очеркны композициясенең ирекле оештырылуы белән аерылып тора. Бер язучыга В.Г.Белинский очеркларның үзара бәйләнешләре булмаган тышкы образларны уртак фикер һәм картиналар белән оештырырга киңәш бирә, ягъни ирекле композицияне яклап чыга.

ТөрләреҮзгәртү

Очеркның документаль (яки публицистик) һәм нәфис төрләре бар. Беренче төре чынбарлыктагы вакыйгаларны ничек бар, шулай тасвирлый. Мондый очракта очеркны иҗат итүче гомумиләштерелгән фикер әйтү өчен публицистик юл сайлый. Нәфис очерк кешеләрнең яшәеш шартлары эченнән тотрыклы мөнәсәбәтләрне эзли. Шуңа күрә ул кеше характерын типик итеп тасвирларга омтыла. Очерк сюжеты катнашучы персонажларның кискен конфликтлары эченә керми һәм аларны хәл итми. Очерк сюжетын төзегән вакыйгалар юлдагы очрашулардан, очраклы сөйләшүләрдән гыйбарәт.

Мөстәкыйльлекне саклаган хәлдә очеркның бу ике төре күп гасырлар буена янәшә яшиләр һәм бер-берсен баеталар.

ТарихҮзгәртү

Очерк әдәбият үсешендә зур роль уйный. Беренче очерклар 18 гасырда сатририк журналларда барлыкка киләләр. Реализмның күпчелек классиклары беренче әсәрләрен нәкъ менә очерк рәвешендә язалар.

Татар әдәбияты тарихына күз салсак, 19 гасырдагы юлъязмаларны, 20 гасыр башында аерым шәхесләр турындагы язмаларны, истәлекләрне очерк жанрына кертергә мөмкин булыр иде.