ФЭНДОМ


Пародия - (грекча: кабатлау, көлке тудыру өчен бозып күрсәтү) - язучының нинди дә булса әсәренә ияреп, аның стиленнән, мәгънәсеннән, дәгъвасыннан көлү ысулы. Пародия авторы тәнкыйтьлисе әсәрнең формасын саклаган хәлдә, аның эчтәлегенә үзендә булмаган яңа мәгънә бирә, шул юл белән аны юкка чыгара. Әдәби пародия фәкать үзенең пары булган оригиналы белән генә яши ала. Пародия көлү объектының яңа мәгънәсен укучы үзе уйлап тапканда гына тәэсир итә ала. Икенче план шулай туа. Татар әдәбиятында Пародияның иң ачык мисалын Габдулла Тукайның "Яңа Кисекбаш..." поэмасында күрергә мөмкин. Тукай дини эчтәлекле "Кисекбаш" китабының сюжетын, стилен саклап, эчтәлеге аңа бөтенләй капма-каршы булган әсәр яза.

Шулай ук караҮзгәртү