Әдәбият вики
Advertisement

Әкият - халык иҗатының эпик жанрларыннан берсе, могҗизалы һәм маҗаралы вакыйгаларга, шулай ук көнкүрешкә бәйләнешле хәлләргә корылган социаль эчтәлекле фантастик әсәр. Әкиятләр уйдырмага нигезләнсәләр дә, аларның эчтәлегендә халыкның хыяллары һәм омтылышлары, борынгы йола-гадәтләре һәм социаль мөнәсәбәтләре чагышылыш тапкан. Уңай герой белән кире геройлар арасындагы көрәш аларда социаль әшәкелек яки мораль-этик җитешсезлек белән изгелек-гаделлек һәм әхлакый камиллек арасында барган көрәш буларак гәүдәләнә. Уңай герой идеаллаштырылып, оптимистик планда бирелгәнлектән, ул һәрвакыт җиңеп чыга һәм үз теләгенә ирешә.

Төрләр[]

Тематикаларына, эчтәлекләренә карап, әкиятләр өч төргә бүленәләр:

  1. Хайваннар турындагы әкиятләр
  2. Тылсымлы әкиятләр
  3. Көнкүреш әкиятләре

Һәр төрнең үзенә генә хас төзелеш һәм үзенчәлекле геройлары бар.

Әдәби әкиятләр[]

Халык иҗаты традицияләрен файдаланып, әкиятләрне аерым язучылар да иҗат итә. Мәсәлән, Александр Пушкинның "Балыкчы һәм алтын балык турында әкият"е, Лев Толстойның "Өч аю", Сергей Аксаковның "Ал чәчәк", Корней Чуковскийның "Доктор Айболит", Габдулла Тукайның "Кәҗә белән сарык", Абдулла Алишның "Сертотмас үрдәк", Нәкый Исәнбәтнең "Мыраубай батыр" әсәрләре моңа мисал була ала. Болары инде әдәби әкиятләр дип йөртеләләр. Төркем:Әкиятләр Төркем:Әдәбият

Advertisement