ФЭНДОМ


Әхмәт Фәйзи (Әхмәт Фәез, Әхмәт Әхмәтсафа улы Фәйзуллин) - күренекле татар совет язучысы.

Тормыш юлы Үзгәртү

1903 елның 11 мартында Уфа шәһәрендә вак һөнәрче (итек тегүче) гаиләсендә дөньяга килә. Аның әтисе үз заманы өчең шактый алдынгы карашлы кеше була: өенә газета-журналлар алдыра, китаплар укырга ярата. Башта Әхмәт мәдрәсәдә (1911—1915) укый, аннары Уфадагы рус» татар мәктәбендә (1915—1917) һәм революциядән соң, 1917—1921 елларда, татар гимназиясендә (урта мәктәптә) белем ала. Мәктәптә һәм гимназиядә укыган елларында үзенең беренче өйрәнчек шигырьләрен һәм пьесаларын яза. Шундыйлардан берсе — «Матурлык дөньясында» (1920) исемле бер пәрдәлек комедия, Уфа, Оренбург сәхнәләрендә куелып, матбугатта уңай бәя ала һәм соңыннан әдипнең томнарына да кертелә.

Урта мәктәпне тәмамлагач, Ә. Фәйзине Оренбургтагы Шәрекъ институтына укырга җибәрәләр. Шунда ул яшь татар язучылары түгәрәге эшенә актив катнаша, беренче тапкыр М. Җәлил белән очраша һәм дуслаша. Ләкин 1921—1922 еллардагы ачлык афәте Ә. Фәйзигә институтны тәмамларга мөмкинлек бирми: 1922 елның декабрендә ул, укуын ташлап, Урта Азиягә китәргә мәҗбүр була һәм 1924 елга кадәр Төркмәнстан кышлакларында һәм шәһәрләрендә укытучы, һәвәскәр театр артисты булып йөри. 1924 елда яңадан Уфага кайтып, уку-һөнәр мәктәбендә (патронатта) сигез ай тәрбияче һәм укыту бүлеге мөдире вазифаларын башкара.

1924 елның ахырыннан башлап, Ә. Фәйзи берничә ел Донбасста татар шахтерлары арасында укыту һәм культура-агарту эшләре алып бара. 1928—1930 еллар арасында Ә. Фәйзи Мәскәү, Казан шәһәрләрендә, Татарстанның Арча төбәгендә матбугат һәм мәгариф системасында эшли, ә 1931 елда Мәскәүгә күчеп, шуннан соңгы гомеренең күп өлешен профессиональ язучы сыйфатында башкалада яшәп уздыра. Бөек Ватан сугышы башлангач, Ә. Фәйзи Мәскәүдәге Әдәбият институтының өченче курсыннан үзе теләп фронтка китә һәм Волхов, Карелия, Дүртенче Украина фронтларында чыккан газеталарда хәрби корреспондент булып хезмәт итә.

Иҗат юлын 1916 елда Тукай, Гафури поэзиясе тәэсирендә шигырьләр язудан башлаган Ә. Фәйзи сугышка кадәрге чорда ук үзен матур әдәбиятның төрле жанрларында актив эшләүче күпкырлы талант иясе итеп таныта. Аның иҗат уңышлары беренче нәүбәттә поэзия жанры белән бәйле. Ул — татар поэзиясендә интеллектуаль шигырь традицияләрен үстерүгә һәм баетуга күп хезмәт куйган шагыйрь. Ил һәм халык язмышы белән даими янып яшәү, тормыштагы социаль үзгәрешләрнең, яңалыкларның эчке мәгънәсен, юнәлешен нечкә сиземләү шагыйрьгә заман рухын, аның төп иҗтимагый һәм әхлакый проблемаларын дөрес тотып алырга һәм аларны үз әсәрләрендә киң поэтик гомумиләштерүләр белән тасвирларга мөмкинлек бирә. Аның поэзиясе заман сулышын тирән тойган, социаль яңгырашлы, публицистик рухлы сугышчан поэзия булып формалаша. «Яңа жырлар», «Көрәш бара», «Чор турында җыр», «Эзләр», «Давыл җыры», «Дулкыннар ни сөйлиләр?» кебек җыентыкларындагы лирик һәм публицистик шигырьләрендә, «Өермәләр» (1925), «Миллион Зиннәт» (1927), «Флейталар» (1933), «Дала һәм кеше» (1933), «Кара таш ник дәшми» (1940), «Туу сулышы» (1943) кебек поэмалары һәм балладаларында бу хасиятләр бик ачык төсмерләнәләр. Лирик геройның монологы рәвешендә язылып, социалистик тормыш шартларында яңа кеше туу процессы, аның рухи дөньясындагы каршылыклы эволюцияне, көрәш кискенлеген фәлсәфи тирәнлек, эпик киңлек белән, сәнгатьчә үтемле итеп тасвирлаган «Флейталар» поэмасы гомумән татар совет поэзиясенең утызынчы еллардагы мөһим казанышларыннан берсе булып исәпләнә.

Ә. Фәйзи поэзиясендә юмор-сатира да зур урын били. Мондый төр әсәрләрендә ул, карикатура, пародия, шарж, эпиграмма кебек сатирик типиклаштыру алымнарыннан оста файдаланып, бюрократлык, кода-кодагыйлык, принципсызлык, мещанлык күренешләреннән усал көлә, фашизм, империализм дөньясын, яңа сугыш ачарга җыенучыларны фаш итә. Ә. Фәйзи — күп санлы сәхнә әсәрләре авторы. Иҗатының башлангыч чорында ул нигездә кече күләмле, тормышның агымдагы актуаль мәсьәләләренә багышланган, агитацион эчтәлекле пьесалар язу белән мавыга. Әдипнең лҗат мирасында шундый характердагы ике дистәдән артык пьеса бар. Үз вакытында алар Уфа, Оренбург, Мәскәү, Донбасстагы клуб сәхнәләрендә уцыш белән барганнар һәм массаны яңа рухта тәрбияләү эшендә көчле генә сәнгать чарасы булып хезмәт иткәннәр. Утызынчы еллардан башлап, Ә. Фәйзинең драматургия өлкәсендәге иҗат эшчәнлеге тематик һәм жанр ягыннан тагын да төрлеләнә төшә. Ул күп кенә комедияләр («Каеннар яфрак ярганда», «Беренче елмаю», «Шәмгун Тавысов» һ. б.), сатирик пьесалар («Төтен», «Түрәкәй»), тарихи-биографик драмалар («Тукай», «Пугачев Казанда») иҗат итә, театр сәнгатенең синтетик төрләрен (музыкаль комедия, опера, балет) үзләштерү юлында уңышлы адымнар ясый. 1939 елны Татар дәүләт опера һәм балет театры үзенең беренче сезонын Н. Җиһановның Ә. Фәйзи либреттосына язылган «Качкын» операсы белән ачып җибәрә. Опера Казан, Мәскәү, Ленинград театрларында гына түгел, Франция, Канада кебек чит ил сәхнәләрендә дә зур уңыш казана. Н. Җиһановның «Җәлил», М. Мозаффаровның «Зөлхәбирә» опералары, Р. Гобәйдуллинның «Кисекбаш» балеты шулай ук Ә. Фәйзи либреттосына таянып язылганнар. Ватан сугышы чорында әдип композитор Җәүдәт Фәйзи белән иҗади берлектә «Акчарлаклар» исемле музыкаль комедиясен (беренче вариантын) тәмамлый, ә 1947 елда аны театр өчен яңабаштан үзгәртеп эшли.

Сугыштан соңгы елларда Ә. Фәйзи, драматургия өлкәсендәге эзләнүләрен дәвам итеп, әхлак мәсьәләләренә багышланган «Отышлы кияү» (1947), «Күршеләр» (1951), «Сәйдә апа» (1955) комедияләрен һәм «Рәүфә» (1957) исемле психологик драмасын яза. Театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ә. Фәйзи Татарстан АССРньщ (1953) һәм РСФСРның (1957) атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек була. Ә. Фәйзинең сугыштан соңгы иҗатында «Тукай» романы үзенә аерым урын били. Ике китап итеп уйланылган бу эпопеяне әдип 1947 елда яза башлый һәм беренче китабын 1950 елда тәмамлый. Шул ук елны роман «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында, ә 1952 елны Казанда аерым басма булып чыга. 1956 елда әсәрнең автор тарафыннан төзәтелгән икенче басмасы дөнья күрә. Тиз арада ул русчага тәрҗемә ителеп» берничә тапкыр рус телендә, аннары казакъ, үзбәк һәм болгар телләрендә дә басыла.

Халык шагыйре бөек Тукайның балалык һәм Җаек чоры биографиясен халык тормышы һәм язмышы белән тыгыз бәйләп, олы тарихи вакыйгалар фонында тасвирлаган бу романы өчен Ә. Фәйзи 1958 елда, язучылардан беренче буларак, Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде. Ә. Фәйзи — әдәбият белеме, әдәби тәнкыйть, публицистика өлкәсендә бай мирас калдырган язучыларның берсе («Әдипнең эрудициясе» җыентыгы, 1973). Ул шулай ук сатирик хикәяләр («Каен себеркесе» җыентыгы, 1958),. киносценарийлар («Тукай», «Тарих рычагы», «Пәйгамбәр Әюп һәм итекче Сафа», «Совет Татарстаны» һ. б.), балалар өчен тезмә һәм чәчмә әсәрләр («Бал корты», «Ак аю», «Тискәре Ишми», «Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте» Һ. б.) һәм әдәби тәрҗемәләр авторы буларак та билгеле. Аерым алганда, әдип А. Пушкинның «Борис Годунов» трагедиясен (1937), «Братья Разбойники» («Юлбасар туганнар», 1937) поэмасын, Н. Гогольнең «Тарас Бульба» повестен (1953), Т. Шевченко, В. Маяковский, А. Барто һәм башка Шагыйрьләрнең күп кенә әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итте.

Ә. Фәйзи 1958 елның 11 августында вафат була. Ул 1934 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы була.